news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда шәфкать туташлары бәйрәм итте

Урта медицина белгечләре акушерлар, фельдшерлар, даборантлар, шәфкать туташлары көннәрен берләштереп, зур һөнәри бәйрәм ясады.

(Азнакай, 25 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның сәламәтлек саклау өлкәсенең иң алгы сызыгында булган шәфкать ияләре – урта медицина белгечләре акушерлар, фельдшерлар, лаборантлар, шәфкать туташлары көннәрен берләштереп, зур һөнәри бәйрәм ясады, дип яза район газетасы.

Бәйрәм белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Ул һәм район сырхауханәсе җитәкчеләре урта персоналның иң уңган-булган хезмәткәрләренә республика, район, учреждениенең төрле дәрәҗә бүләкләрен тапшырдылар.

Һәр бүлек үзенең уңганнарын тәкъдим итеп, аларның хезмәтен төрле образларда яктыртты. Аларның барсында да төп жанр булып юмор хакимлек итте. Әйе, хезмәтенә әнә шулай юмор аша карамаса, табиб белән авыру арасын көйләгән шәфкать туташы бу авыр да, җаваплы да, тынгысыз да хезмәтен башкара да алмас та кебек. Ә медицина хезмәткәрләре шаярта да, сәхнәләрне ду китереп бии дә, моңлы итеп җырлый да белә. Бу бәйрәмдә дә зал аларның һәр чыгышын алкышларга күмде.

–Сез табиб белән авыру арасындагы элемтәчеләр. Ике якның да бер-берсеннән канәгать калуы, дәвалауның уңышлы нәтиҗәсе өчен куйган тырышлыгыгызны олы бәялибез, сезгә бу җаваплы да, тынгысыз да хезмәтегездә сабырлык, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлекләр телибез, – дип изге теләкләрен юллады аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100