news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сервис үзәге ачылды

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район халкына уңайлы, яңа шартлар тудырган «РариТЭК» компаниясе җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

(Азнакай, 14 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Яңа елга азнакайлыларга бүләк ясап, кичә шәһәрнең “Фривей” сәнәгать мәйданчыгында «РариТЭК» компаниясе “Техцентр” сервис үзәге ачты, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, район халкына уңайлы, яңа шартлар тудырган «РариТЭК» компаниясе җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

–Газ баллоннары белән җиһазлау буенча производство филиалының республикада беренчесен нәкъ менә Азнакай җирлегендә ачуыгыз безнең өчен куанычлы вакыйга, – диде ул. – Бу төр ягулыкның отышлы яклары бәһассез: экологик яктан да, башкаларыннан арзан булуы белән дә. Шәһәребездә газ заправкасы ачылган иде инде, хәзер машиналарны газга көйләү хезмәтенең дә үзебездә булуы халыкны никадәр мәшәкатьтән, чыгымнан азат итәчәк.

Компаниянең финанс директоры Хәния Сафиуллина бу отышлы якларны саннар белән дә нигезләде. Әйтик, кара исәп белән генә дә башкалага җиңел машина белән барганда бензинга 1000 сум чамасы китсә, газга көйләнгәне исә акчаны 600 сум тирәсе генә “ашый”.

Сәнәгать мәйданчыгында урын биреп, “Фривей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Шәйхлисламов янә 4 азнакайлыны эшле иткән.

Сүз уңаеннан, Россия Федерациясе хөкүмәтенең “Табигый газны мотор ягулыгы буларак файдалануны киңәйтү турында” карары кабул ителгәннән соң, илдә төрле дәрәҗәдә газ-моторлы техника базары үсешен тизләтүгә өстенлек бирелде, диелә район хәбәрендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100