Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда сайлау участокларында спорт һәм мәдәни чаралар оештырыла
Көндезге уникенче яртыга шәһәр буенча сайлаучыларның 40 проценты, район буенча 49 процентка якыны тавыш биреп өлгергән.
(Азнакай, 18 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстанның Азнакай шәһәрендә сайлау участогында төрле чаралар бара. Спорт залларында, урамда кышкы уеннар, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә спорт ярышлары үткәрелә, дип яза район газетасы.
525 нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүчеләрне Мәдәни үзәк артистлары тәбрикләделәр. Марат Мозаффаров, Алмаз Закиров, Фәнзирә Кәлимуллина 518 һәм 519 нчы сайлау участокларында күңелле концерт бирде, диелә хәбәрдә.
"Үзебез Сәпәй авылында яшибез, сайлау участогы ачылу белән шунда тавыш биреп килдек. Сайлаулар балачактан ук күңелгә күңелле бәйрәм булып кереп калган. Аның шулай дәвам итүен телибез", – диләр Алмаз белән Марат.
517 нче сайлау участогында сайлаучыларны Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге “Наз” инструменталь ансамбле дәртле көйләре белән каршы алды.
Көндезге уникенче яртыга шәһәр буенча сайлаучыларның 40 проценты, район буенча 49 процентка якыны тавыш биреп өлгергән иде.
Чалпы авылында гомер кичерүче Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов сайлау участогына тормыш иптәше Гөлнур апа белән бергә култыклашып килделәр. Заманында “Коммунизмга” колхозының алдынгы комбайнчысы булган ул. Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнгән.
"Гомерем буе туган җиремдә хезмәт иттем, бәхетемне биредә таптым. Сайлаулардан бер дә калганыбыз юк, аны үзебезнең төп бурычыбыз дип саныйм. Ил-көннәр имин, дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз мул булсын!" – ди хезмәт ветераны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз