news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда “Сандугач сайрар илем” фестивалендә 13 районнан яшь музыкантлар чыгыш ясады

Балалар иҗаты фестиваленең “Тынлы һәм бәрмә уен кораллары” номинациясе буенча йомгаклау туры 27-28 февральдә Азнакайда узды.

(Азнакай, 1 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан 21 нче елын оештырыла торган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Тынлы һәм бәрмә уен кораллары” номинациясе буенча йомгаклау туры 27-28 февральдә Азнакайда – “Каенкай” балалар ял лагерында узды. Анда республиканың унөч районыннан яшь музыкантлар чыгыш ясады, дип хәбәр итә район газетасы.

– Нефтьчеләр кара алтын чыгару белән генә шөгыльләнми, ә талантларны барлау, үстерү буенча да зур көч куя. “Татнефть” җәмгыятенә барлык юнәлешләрдә дә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Фестивальдә җиңелүчеләр юк, анда катнашу – үзе үк җиңү ул, – диде Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бәйгедә катнашучыларны сәламләп.

– Безнең фестиваль бик күп талантлы балаларга канат куеп очырды. Алар арасында сәнгать юлыннан китүчеләр шактый, кайберләре инде балаларга үзләре белем бирәләр. Азнакай җире безне һәрчак җылы кабул итә. Шәһәр үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп узган тынлы оркестры белән горурлана ала. Тынлы уен коралларында уйнау – зур хезмәт сорый. Балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияләгән педаголарга рәхмәт, – диде “Рухият” фондының башкарма директоры Флюра Шайхетдинова.
Азнакай сәнгать мәктәбендә укучыларының бер генә елны да “Сандугач сайрар илем” фестиваленнән калганнары юк һәм һәрчак призлы урыннар алалар.
Тынлы оркестрлар бәйгесен дә “Вокал ансамбльләр” номинациясендә быел гран-при яулаган Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” ансамбле “Казан кызы” җыры белән ачып җибәрде.

Район данын исә Луиза Латыфуллина укучылары – “Пять с плюсом” флейтачылар ансамбле, саксафончылар триосы һәм “соло” буенча саксафончылар Диләфрүз Казакова, Никита Чермошенцев, Владислав Бакин якладылар.

– “Сандугач сайрар илем” – искиткеч бәйге. Ул сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләмәсен алырга яхшы мөмкинлек бирә, – ди остазлары.

Ансамбльнең оешуына ун еллап, состав яңарып тора. Бу состав белән “Рухият” рухи яңарыш фонды үткәрә торган фестивальдә өченче тапкыр катнашулары. Быел ул икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Владислав Бакин шулай ук икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. Аңа Әлмәт музыкка көллиятенә юллама да тапшырылды. Саксафончылар триосы һәм Диләфрүз Казакова өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Яшь талантлар “Каенкай” сәламәтләндерү лагеренда бик яхшы ял иттеләр: кызыклы чараларда катнаштылар, республиканың күренекле сәнгать осталарыннан мастер-класс алдылар.

Шулай итеп, Азнакай тагын бер кат осталык, сәнгать, иҗат, матурлык бәйрәменең шаһите булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100