news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Салаватны беренче баянчысын искә алу кичәсе үткәрделәр

Татар Шуган авылының мәдәният йортында Шәфәгать Салихов истәлегенә такта ачылды.

Азнакайда Салаватны беренче баянчысын искә алу кичәсе үткәрделәр
aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/shfgat-salikhovny-isk-alu-kichse-video

(Азнакай, 9 июль, "Татар-информ", "Маяк"). 6 июльдә Азнакай районың Татар Шуган авылында татар җыр сәнгатенең легендасы, Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” дип исемләнгән гармунчылар катнашында искә алу кичәсе уздырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Искә алу кичәсе берничә өлешкә бүленгән иде. Башта гармунчының туганнары мәчеттә коръән ашы уздырдылар. Ә аннары чара авылның мәдәният йорты янында җыр-бию белән дәвам итте. Очрашуга Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде.

- Шәфәгать абый безнең район өчен олы кеше. Ул һәрвакыт безгә, авылына ярдәм итеп килде. Һәрчак концертлар белән, тамашалар белән кайтты, чакырганда баш тартмады. Безнең хәзер иң төп бурычыбыз – аның исемен мәңгеләштерү, - диде район башлыгы.

Шулай ук тантаналы рәвештә Татар Шуган авылының мәдәният йортында Шәфәгать Салихов истәлегенә такта ачылды. Чарада легенданың дуслары, туганнары, коллегалары катнашты.

Чаллы шәһәреннән шулай ук танылган гармунчы, композитор Ильгиз Закиров та килгән иде. Ул, Шәфәгатьнең авариядан соң зыян күргән гармунын үзе төзәтеп, шушы гармунда уйнады.

Искә алу кичәсе Сабантуй мәйданында гармунчылар фестивале белән дәвам итте. Бу фестивальга Азнакай районың авылларыннан, Чаллыдан, Мөслимнән, Түбән Камадан, Лениногорск районнарыннан сәнгать осталары килгән иде. Катнашучылар арасында кечкенә гармунчылар да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100