news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе узды

Район алдынгыларына, танылган механизаторларга, юбилярларга, өлкән һәм яшь трактор йөртүчеләргә дә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды.

(Азнакай, 23 июнь, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Бу атнада район аграрийлары өчен тагын бер зур бәйрәм – сабанчы-механизаторлар бәйгесе узды. Алдынгы хуҗалыкларның берсе “Тукай” җәмгыяте басуына районның иң уңган, иң булган кыр батырлары җыелган иде. Алар ярыш алдыннан техниканың төзеклеген сынап, әледән-әле “тимер атларын” кабызып карадылар, дусларча бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл белештеләр, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, чараны ачып, игенче-механизаторларга уңышлар теләде, алардан башка бер генә эшнең дә башкарылмавын билгеләп үтте, җиргә, авылга тугрылыклы калганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүгә, игеннәрне тәрбияләүгә зур игътибар кирәклегенә басым ясады.
Бәйрәм флагын күтәрү былтыргы бәйге җиңүчеләренә – “Азнакай”АФ” сабанчысы Ленар Садыйков белән "Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык" механизаторы Ирек Фәтхетдиновка тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Фәнис Шәрәфиев бәйге шартлары белән тагын бер кат таныштырып, механизаторларга старт биргәч, кырга берьюлы 15 трактор кузгалып китте.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Бәйге шартлары нигезендә буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга тиеш иде.

Жюри әгъзалары – авыл хуҗалыгы аксакаллары техникаларны зур игътибар белән күзәттеләр. Сыйфатлы итеп җир эшкәртү өчен барлык технологияләрне үтәргә, җитмәсә вакытка да сыешырга кирәк иде.

Игенчеләр сынатмады: аларның югары осталыгы тракторлар артыннан сызылып барган мамык кебек йомшак туфрак буенча яхшы күренде.

Бәйгедән соң мәйдан янәдән сабанчыларны гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашырга дәште. Үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән үрелеп барган чара чын бәйрәм төсен алды.

Җиңүчеләрне игълан итү мизгелләре җитте. Сабан белән сөрүчеләр арасында беренчелекне “Таллы Бүләк” АХҖКдан Илһам Хәсаншин алды.

– Җиргә мин 1985 елдан бирле гашыйк. 25 ел К-700 тракторын иярләгәч, былтыр яңа, заманча техникалы булдым. Үземне бәхетле дип саныйм, чөнки эшемне яратам. Җиңәргә дип килгән идем – булдырдым, – дип шатлыгы белән уртаклашты быелгы язда 720 гектар җир эшкәрткән авыл уңганы.

“Габдрахманов Л.Г” КФХнан Альберт Гафаров – икенче, Ленар Садыйков өченче урынны алды.

Туфракны өстән эшкәртү бәйгесендә исә “Азнакай” АФ” ның Урманай бүлекчәсеннән Зиннур Кәримов – беренче, “Тукай” ҖЧҖнән Инсаф Мияссәров – икенче, “Азнакай” АФ” ҖЧҖнән Рафаэль Аптикаев исә лидерлар өчлеген япты.

Район алдынгыларына, танылган механизаторларга, юбилярларга, өлкән һәм яшь трактор йөртүчеләргә дә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100