news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда сөт җитештерү күләме артты

Бер сыердан 16,7 кг сөт савып алына.

(Азнакай, 12 май, "Татар-информ",  "Маяк"). Азнакайлылар сөт җитештерү буенча республикада алдынгы унлыкта баралар, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белдерүенчә, район терлекчеләре көнгә 130 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13,8 тоннага күбрәк. Бер сыердан 16,7 кг сөт савып алына.

“Союз-Агро”, “АФ “Азнакай”, “Таллы-Бүләк”, “Марс”, “Закирова Л.Ә.” җәмгыятьләре, “Габидуллина И.И.”, “Имамов Б.Ф.” фермер хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара. Барлык хуҗалыкларда терлекләр ферма яны көтүлекләренә чыгарыла башлады. Якын көннәрдә аларны җәйге лагерьларга күчерү өчен хәзерлек эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot