Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Сәрвәр Хәнипованың иҗат кичәсе узды
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре җирле каләм ияләренең нәшрият табасыннан төшкән һәр басмасын көтеп кенә торалар.
(Азнакай, 28 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Кемдәдер сәләт бик иртә ачыла, кемдер исә иҗатка еллар аша гына килә. Гомер юлын мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган Сәрвәр Хәнипованың лаеклы ялга чыккач шигырьләр яза башлавына һич аптырыйсы түгел, дип яза район газетасы.
Күренекле әдипләребезнең әсәрләреннән алган хисләр җыелып-җыелып килгән дә, вакыты җитеп, көннәрдән бер көнне күңел түреннән ургылып агылганнар. Авторның менә өченче китабы дөнья күрде.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре җирле каләм ияләренең нәшрият табасыннан төшкән һәр басмасын көтеп кенә торалар. Сәрвәр апаның “Килер көндә әле язлар бар” дигән китабын презентацияләү кичәсе дә бер сулышта, бик тә җылы узды.
Сукаеш авылында җырлы-моңгы гаиләдә туган Сәрвәр апаның йөрәгендә илһам уты кечкенәдән кабына. Китапка гашыйк булып үскән кыз юкка гына татар теле һәм әдәбияты укытырга алынмый. Дистә еллар дәвамында йөзләгән укучысында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли ул. Шуның өчен генә дә олуг хөрмәткә лаек. Күрче, 7 нче урта мәктәптән хезмәттәшләре ничек җыелып килгәннәр! Өлкәннәре истәлекләре белән уртаклашса, яшьрәкләр остазларына рәхмәтләрен белдерделәр.
Сукаеш авылы китапханәчесе Илсөяр Дәүләтова кичәне авторның шигырьләре, җырлар, тәбрикләүләр белән бергә үреп алып барды.
Сукаештан калкып чыккан язучы-тарихчы Марсель Гарипов, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, туганнары, дуслары Сәрвәр Хәнипованы матур теләкләр әйттеләр.
– Аның шигырьләрен укыганда үземнең дә язасы килә башлый, – ди дусты Светлана Надыршина.
Әнә шулай иҗаты белән кешеләр күңеленә матурлык орлыклары салып, үзе дә өендәге, бакчасындагы гөлләре белән гүзәллек тудырып, язлар кебек балкып-янып яши Сәрвәр апа Хәнипова, диелә район хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз