Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында хуҗасы пешкән
Янгын Ленин урамындагы 40нчы йортта чыккан.
(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Азнакайда сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында биш катлы йорттагы фатирның 50 яшьлек хуҗасы пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Кичә иртән бердәм 112 ашыгыч хезмәтенә Ленин урамындагы 40нчы йортта янгын чыгу хәбәре алынды”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Янгын йортның бишенче катындагы бер бүлмәле фатирда чыккан. Яна торган фатирдан 50 яшьлек хуҗасын коткарганнар. Ашыгыч ярдәм табиблары аны район үзәк хастаханәсенә озаткан. Ир-атның җилкәсе һәм аркасы пешкән.
Янгын 20 квадрат метрда булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз