Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Сөмбелә” һөнәри бәйгесе узды
Ул балаларны ике дәүләт телендә дөрес итеп аралашырга өйрәтү, педагоголарның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатыннан оештырылды.
(Азнакай, 22 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасында татар (рус) теле өйрәтүче һәм татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләре арасында һөнәри “Сөмбелә” район бәйгесе үтте, дип яза җирле басма.
Ул балаларны ике дәүләт телендә дөрес итеп аралашырга өйрәтү, педагоголарның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатыннан оештырылды.
17 педагог арасында яшь тәрбиячеләрнең дә булуы куандырды. “Сөмбелә” бәйгесендә татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр арасында 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасыннан Фәридә Хакова, 8 нче “Оячык” балалар бакчасыннан Дилбәр Мөхәммәтшина, 5 нче Актүбә бистәсе “Алтын ачкыч” балалар бакчасыннан Әлфирә Калимуллина, тәрбиячеләр арасында 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Зәния Исхакова, 17 нче “Аккош” балалар бакчасыннан Эльвира Мәүлитова, 19 “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Лимуза Мостафина призлы урыннар яуладылар, дип хәбәр ителә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз