news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда “Сөмбелә” бәйгесе тәҗрибә аланына әверелде

Тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр, дәүләт телләре өйрәтү буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

(Азнакай, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Балаларны ике дәүләт телендә дөрес итеп аралашырга өйрәтү, педагогларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатыннан районда өченче елын “Сөмбелә” бәйгесе оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел ул 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында үтте. Анда татар (рус) теле өйрәтүче һәм татар төркемнәрендә эшләүче 18 тәрбияче катнашты. Алар һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр, дәүләт телләре өйрәтү буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Конкурсантлар арасында яшь тәрбиячеләр күп иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot