news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сәләтле укучыларга "Чулпан" премиясен тапшырдылар

Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 130 укучы катнашкан.

(Азнакай, 2 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Мәдәният йортында районның иң сәләтле балаларына “Чулпан” премиясе тапшырылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Унсигез номинация буенча узган әлеге конкурста лидерлар, иң яхшы укучылар, яшь хокук сакчылары, техниклар, спортчылар, иҗатчылар, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, фермерлар, шулай ук ата-аналар комитетлары, педагог-остазлар бүләкләнде.

Тантаны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга алга таба да уңышлар теләде.

– Без сезнең белән горурланабыз. Шундый балалар тәрбияләгән әти-әниләргә, педагогларга зур рәхмәт. Чулпан – ул иң якты йолдыз һәм бүген сәхнәдә дә иң булган-уңган балаларыбыз, – диде ул.

Менә 23 ел дәвамында “Чулпан” предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр иганәчелегендә үтә. Һәр номинация буенча алар укучыларга премияләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерделәр.

Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары, конкурсның оештыру комитеты әгъзасы, жюри рәисе Лилия Әхмәдишина белдерүенчә, быелгы бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 130 укучы катнашкан. Алар арасында 12 коллектив, 98 укучы, 5 ата-аналар комитеты һәм 15 педагог бар.

Бәйрәм республика, халыкарара бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласалар да, “Чулпан” йолдызлары үз эш-гамәлләре белән җәмгыятебезне бизәп, тагын да югарырак үрләр яулап, нур сибеп яшәрләр. Конкурсның шигаре дә бит: “Югарыга омтыл!”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100