news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырганнар

Соңыннан “Чулпан” премиясе ияләре иганәчеләр белән бергә Җиңү паркында имән агачы үсентеләре утырттылар.

(Азнакай, 22 май, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова). Кичә Азнакайда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.ылды 

​​​​​​​Менә 24 елын районда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырыла. Быел 15 номинация буенча иң яхшы укучылар, лидерлар, яшь хокук сакчылары, техниклар, конструкторлар, спортчылар, музыкантлар, биючеләр, каләмчеләр, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, механизаторлар, савымчылар бүләкләнгән.

– Сәләтле балаларның күплеге белән горурланабыз. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, педагогларга зур рәхмәт, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаны ачып.

Әлеге чара азнакайлыларның олы йөрәкле, мәрхәмәтле икәнен күрсәтә. Предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр сәләтле балаларны бүләкләүдә катнашалар, аларга ярдәм күрсәтәләр.

Бәйрәм иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Соңыннан “Чулпан” премиясе ияләре иганәчеләр белән бергә Җиңү паркында имән агачы үсентеләре утырттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot