Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Россия парламентына депутатлар сайлау халыкның актив катнашында үтте
Районда 62 сайлау участогы эшләде.
(Азнакай, 19 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакайлылар – актив халык. 18 сентябрь – Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Авылларда да, шәһәрнең үзендә дә сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирергә иртәнге якта һәм төштән соң агылды. Кичке якка халык шактый сирәгәйгән иде, ә инде эңгер иңүгә сайлау участокларына килүчеләр берәм-сәрәм генә күренде, алары да, нигездә, - ерак юлдан кайтучылар, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.
Азнакай муниципаль районы территориясендәге эшләгән 42, шәһәрдәге 20 сайлау участокларының барсында да сайлаулар тиешле югарылыкта оештырылып, бернинди хилафлыкларсыз һәм имин үтте. Аларның һәркайсында партияләрдән һәм җәмәгать күзәтүчеләре булды. Тавыш бирү вакыты төгәлләнгән 20.00 сәгатькә якынча исәпләүләр буенча районда барлык сайлаучыларның 82,72, шәһәрдә 83,3 проценты тавыш бирүдә катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз