news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 19 мартта Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән бәйгесе үткәреләчәк. Катнашу өчен гаризалар 12нче мартка кадәр кабул ителә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Конкурсны Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештыра.

Бәйге халык арасында Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тота, шуңа да элекке елларда катнашучыларның номинация буенча күбрәк җүзләрне өйрәнеп килүләре таләп ителә.

Катнашучылар Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче дини оешмалар тарафыннан рәсми рәвештә тәкъдим ителгән булырга тиешләр.

Конкурсантларга республикабызның иң яхшы Коръән белгечләреннән торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot