news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Азнакай шәһәре Мәдәният йорты бинасында ир-атлар арасында бишенче тапкыр Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге ярыш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел конкурста катнашу өчен һәр мөхтәсибәттән Коръәннең соңгы ике җүзен һәм Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү номинацияләренә берәр кеше кабул ителде. 2 җүз номинациясенә Коръән ятлау үзәкләрендә белем алучылар, Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр кертелмәде, ә 7 җүз номинациясендә хафизларның катнашуы рөхсәт ителмәде.

Республикакүләм Коръән бәйгесендә җиңүчеләрнең исемлеге түбәндә:

— «Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү» номинациясендә:

1 урын — Хәбибуллин Тимур, Ютазы мөхтәсибәте

2 урын — Сибгатуллин Мөхәммәд, Мөслим мөхтәсибәте

3 урын — Зарипов Исмаил, Азнакай мөхтәсибәте. 

 — «Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү» номинациясендә:

1 урын — Шәрипов Әхмәт, Казан 

2 урын — Гайфуллин Зөлкәрнәй, Биектау 

3 урын — Ярмөхәммәтов Самир, Казан.

— «Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә:

1 урын — Мерзоев Абдулмухаймин Әлмәт мөхтәсибәте. 

2 урын — Сангаков Мөхәммәд, Казан

3 урын — Борһанов Зәкәрия, Биектау мөхтәсибәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100