news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда республика ветераннары киңәшмәгә җыелды

Чара ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Азнакайда республика ветераннары киңәшмәгә җыелды
aznakaevo-rt.ru/

 (Азнакай, 16 июлҗ, "Татар-информ", "Маяк"). Узган атнада Азнакай җирлегендә район һәм республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмалары Советларының берләштерелгән күчмә пленумы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул әхлакый, рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдә җирле үзидарә органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек, ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Пленумда катнашучыларны сәламләп, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин өлкән буынның җәмгыятьтә тоткан ролен ассызыклады, аларның республикада, районда яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлешен югары бәяләде, актив гражданлык позицияле тынгысыз ветераннарыбызга ихластан рәхмәтләрен җиткерде.

Пленумны алып барган республика ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков аны ни өчен Азнакай җирлегендә үткәрелүен түбәндәгечә бәян итте:

"Азнакайның ветераннар оешмасы республикада бар яклап алдынгы, әйдәр оешмаларның берсе. Барлык оешмаларга өлге итеп куярлык яңа башлангычлары, бай тәҗрибәсе бар. Бүген без аларны тагын да якыннанрак өйрәнербез", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100