news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре очрашты

Семинарда мәгариф өлкәсенә караган мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

Азнакайда республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре очрашты
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова) . Бүген Азнакайда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре семинары узды. Ул илкүләм проектларны тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлеккә багышланды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Кунаклар башта шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә оештырылган «Цифрлы белем бирү мохите», «Заманча мәктәп», «Һәркемнең уңышы», «Киләчәк заман укытучысы», «Социаль активлык», «Яшь һөнәрманнар» күргәзмәләре белән танышты.

Аннан ике төркемгә бүленеп, төбәкне өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәптә, «Сандугач», «Тамчыкай» балалар бакчаларында булдылар. Бу коллективлар тарихи мирасны саклау, балаларга һөнәри юнәлеш бирү, юл-транспорт травматизмы профилактикасы, икетеллелек, сәламәтләндерү буенча проектлар, мигрант гаиләләр белән эшләү алымнарын күрсәтте.

Семинарның пленар өлеше Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны сәламләп, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзүдә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауда, аларның матди-техник базасын ныгытуда, сәләтле педагогларга һәм балаларга ярдәмнәре өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.

Ул мәгариф юнәлешендә җирлегебездә соңгы елларда башкарылган эшләр белән таныштырды. Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бүләк - Европа буйлап сәяхәт сертификаты тапшырды. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үз чиратында җылы кабул итүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде.
Семинарда мәгариф өлкәсенә караган мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100