news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда республика мөселманнары балык тотуда ярышты

Анда республиканың сигез районыннан олысы-кечесе 18 кеше катнашып, үзләренең осталыкларын сынады.

(Азнакай, 28 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда республика мөселманнары балык тотуда ярышты. Анда республиканың сигез районыннан олысы-кечесе 18 кеше катнашып, үзләренең осталыкларын сынады, дип яза җирле басма.

Республикакүләм чарага Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән иде. У л бу ярышның күрешергә, араларны якынайтырга бер форсат булуын әйтеп, оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәтен җиткерде.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар:кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Мондый чаралар мөселманнарның бердәмлеген  күрсәтә. Алга таба аны гаилә бәйрәме итеп оештыру турында уйлыйбыз, – диде Җәлил хәзрәт.

Балыкчылар клубы җитәкчесе Әнис Низаметдинов кагыйдәләр белән таныштырганнан соң, катнашучылар“Бисмиллаһ” әйтеп, кармак салырга керештеләр.

Кичкә кадәр барган ярышта берәү дә сынатырга теләмәде, әлбәттә. Әмма бәйге булгач, җиңүчеләр дә билгеләнми калмады. Беренчелекне Ютазы районы вәкилләре яулады. Лениногорск һәм Саба вәкилләре – икенче һәм өченчедә.

Мөселман балыкчылары арасында мондый ярышлар әле беренче генә уздырылса да, Азнакай бу юлы да сынатмады. Республиканың төрле почмагыннан килгән вәкилләрнең барсы да ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100