Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда республика фестивалендә катнашучылар 90 номерны тамаша кылдылар
28 февральдә иң яхшы номерлардан торган гала-концерт көтә.
(Азнакай, 27 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу турлары 26 февральдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында старт алды, дип хәбәр итә район газетасы.
Иң беренчеләрдән булып “Вокал-соло”, “Конферанс”, “Вокаль ансамбльләр” номинацияләре буенча азнакайлылар һәм әлмәтлеләр сәхнә тотты.
Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сәламләделәр.
Кунаклар җылы кабул иткән өчен азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты химаясында унсигезенче елын уза. Ул турыдан-туры он-лайн трансляцияләнә.
Конкурсантларның чыгышын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Зилә Сөнгатуллина рәислегендә Казан һәм Мәскәүнең күренекле сәхнә йолдызларыннан торган мәртәбәле жюри бәяли.
Кичә алар 90 номерны тамаша кылдылар. Бүген “Хореография” номинациясе дә өстәлеп, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарының яшь артистлары да чыгыш ясаячак.
28 февральдә иң яхшы номерлардан торган гала-концерт көтә.
Бүгенге конферанслар арасында иң нәниләре Азнакайның 14 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасыннан 4 яшь ярымлык Мәликә Хәсншина белән 6 яшьлек Ринат Котлыкаев булгандыр. Аларны зал көчле алкышларга күмде.
– Фестивальгә ике айлап әзерләндек. Мәликәнең беренче генә чыгуы зур сәхнәгә. Шулай да югалып калмады, үзен бик иркен, кыю тотты, без бик кәнәгатьбез алардан, – ди укытучы-логопедлары Ләйлә Хәмиева.
Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп узасы килә, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбле ике тапкыр гран-при яулады, диелә район газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз