Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда ремонттан соң хоккей мәйданчыгы ачылды
“Викинг” – шәһәрдә иң беренчеләрдән булып сафка баскан хоккей клубларының берсе.
(Азнакай, 22 февраль, "Татар-информ", “Маяк”). Шәһәрдә бүген 5 хоккей корты балаларны, олыларны үзенә җыя. Хоккей мәйданчыкларын карап, төзекләндереп тору өчен, аларның барсы да сәнәгать предприятиеләренә беркетелгән. “Викинг” клубы өчен “Татбурнефть” оешмасы җавап бирә. Хоккей сөючеләр урамында чираттагы бәйрәм булды: капиталь ремонттан соң “Викинг” хоккей клубы кабат үз ишекләрен ачты. , дип яза районның "Маяк" газетасы.
“Викинг” – шәһәрдә иң беренчеләрдән булып сафка баскан хоккей клубларының берсе. 90нчы елларда нигез салынган клуб төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә бераз вакыт үз эшчәнлеген туктатып та тора. Ә инде 2001 елдан биредә тынгы белмәс Марат Хәбибуллин тренерлык итә. Аның кул астында 20 бала хоккей серләренә төшенә, шулай ук ирләр командасы да бар.
Идарә компаниясе көче белән биредә яктырту эшләре башкарылган, яңа хоккей тартмачыгы куелган, боз машинасы өчен гараж төзелгән, административ бина капиталь ремонт кичергән.
– Биредәге уңайлыкларга көнләшерлек. Җылы бинабыз, боз катыру, кар чистарту өчен махсус машиналарыбыз бар, – ди тренер.
Яңартылган кортны ачу тантанасында азнакайлыларга беренче котлау сүзләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде.
–Иң мөһиме – шугалак тик тормасын. Анда һәрвакыт яшь спортчыларның шат авазы гөрләсен, – диде ул һәм балаларга зур бүләк ясаган җитәкчеләргә, Бораулау эшләре идарәсе коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
–Сездә спорт белән шөгыльләнү, аны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мондый спорт мәйданчыклары, зур-зур спрт биналары хәтта кайбер олы шәһәрләрдә дә юк. Киләчәктә азнакайлыларны танылган спортчылар арасында күрергә язсын, – диде сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган “Татбурнефть” идарә компаниясенең башкаручы директоры урынбасары Ринат Бадыков.
Соңыннан бәйрәм уңаеннан биредә беренче хоккей турниры да узды. Анда Бораулау эшләре идарәсе җыелма командасы белән җитәкчеләр көч сынашты, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз