news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда район укучыларының туристлык слетында алты команда катнашкан

Традицион ярышлардан тыш программага экологик һәм туган якны өйрәнү бәйгеләре дә кертелгән иде.

(Азнакай, 19 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы Алферовка авылы янындагы урман аланында район укучыларының 47 нче туристик слеты узды. Анда спорт һәм җәяүле туризм белән шөгыльләнүче 40ка якын укучы – 6 команда катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Традицион ярышлардан тыш программага экологик һәм туган якны өйрәнү бәйгеләре дә кертелгән иде. 

Бөтен сынауларны узганнан соң, кичен слетта катнашчылар учак янына җыелып, тәэсирләре белән уртаклаштылар, гитарага кушылып җырладылар.

Быел да слет югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән үтте һәм яхшы кәеф бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot