news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда район газетасы Әбүнәче бәйрәме үткәрде

Почтальоннар Әлфия Галиева һәм Айгөл Кобычкина мәйданга агылган халыкны газетага яздырды.

 (Азнакай, 4 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда район газетасы Әбүнәче бәйрәме үткәрде. Быел да ул зур бәрәм төсмерен алды һәм 1 июньнән 30 июньгә кадәр икенче яртыелыкка язылучылар арасында вәгъдә ителгән призлар уйнатылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Баш мөхәрр – “Татмедиа” филиалы директоры Фәрхәт Шәйхулов барлык иганәчеләргә һәм абунәчеләргә тирән рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да газета белән бергә калуларын теләде. Ул язылу компаниясен уңышлы үткәргәннәре өчен мәгариф идарәсе методисты Гөлгенә Игътисамова, район үзәк сырхауханәсенең кадрлар белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Раушания Шакирова, Мәсгут авылы җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахмановка, “Азнакай” телерадиокомпаниясе бүлек җитәкчесе Эльвира Камалетдинова, операторы Рамил Исламов һәм актив хәбәрчеләребез Әлфинур Галиева, Ухтияр Илюхин, Халидә Галимовага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чараны Илнур Нәгыймов белән Марат Мозаффаров бик тә күңелле итеп алып бардылар. Район сәхнә осталары Илһам Шакиров, Лениза Мозаффарова, Фәнзирә Кәлимуллина, Динарис Мирсәетов җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар оештырды.

Әлбәттә, үзәктә “Маяк” газетасына икенче яртыелыкка язылу һәм алар арасында призлар уйнату булды. Һәркем күңеле белән вәгъдә ителгән диван оту турында хыялланды. Башка бүләкләр дә кызыгырлык: “Дельфин” су-сәламәтләндерү үзәгенә, Боз сараена, “Чатыр-тау Арена” спорт комплексының тренажер залына 15 абонемент һәм “Восток” кинотеатрына 6 билет.


Почтальоннар Әлфия Галиева һәм Айгөл Кобычкина мәйданга агылган халыкны газетага яздырды. Редакция кызлары призлар уйнатуда катнашучыларны теркәп бардылар. Барлыгы 96 кеше үз бәхетен сынап карыйсы итте.

Һәм менә түземсезлек белән көтеп алынган минут җитте: йомшак кәнәфине Рәфисә Сәфәрова отты.

– Мин гимназиядә башлангыч сыйныфларны укытам. Ирем Рәфис ДОСААФта инструктор. Бүген безнең өчен көн бик шатлыклы булды: игезәк кызларыбыз Әлмәттә медицина көллиятен тәмамлап, диплом алдылар, берсе кызыл дипломга тәмамлады. Бик арып кайтсак та, “Маяк” бәйрәменә килдек. Ирем белән биш бала үстерәбез. Иң олысына – 26, иң кечесенә – 4 яшь. Бер-берсенә ярдәм итәләр, бик күңелле яшибез. Газетаны ун еллап алдырабыз. Бөтен район яңалыгын шуннан беләбез. Шундый зур бүләккә ия булдык, ишле гаиләбезгә диван бик кирәк, рәхмәт, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100