news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар үтте

Спортның әлеге төре буенча мондый ярышлар беренче генә уздырылса да, анда катнашучыларның саны алтмышка якын булды.

(Азнакай, 26 декабрь, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Спортның әлеге төре буенча мондый ярышлар беренче генә уздырылса да, анда катнашучыларның саны алтмышка якын булды, дип яза җирле басма.

Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында барды.

72 яшьлек Сәрия апа Садыйкова катнашучылар арасыннан иң өлкәне иде.

– Яшермим, өстәл теннисы өчен үлеп китәм. Кыш җитсә, рәхәтләнеп чаңгыда җилдерәм, – ди ул елмаеп.

Оешма-предприятие данын яклап чыгыш ясаучылар саны аеруча күп булды.

 Мондый ярышлар бик кирәк. Биредә без үзебезнең осталыкны үстереп кенә калмыйбыз, бәлки башка спортчылар белән тә җрибәдә уртаклашабыз, ди Азнакай газ хезмәтеннән Светлана Гыйниятуллина.

Хатын-кызлар арасында да, ир-егетләр арасында да көрәш кискен барды. “Нефтемаш” заводы командасыннан Миннезөлфия Исламовага тиңнәр булмады. Ул, барлык көндәшләрен җиңеп, лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Икенче урынны район Советы командасыннан Эльвира Солтангирова алды.Өченче урын мәгариф идарәсеннән Светлана Дементьевага бирелде.Ир-егетләр арасынд аберенчедә – РадикШәймарданов, икенчедә – Алексей Әхмәдиев, өченчедә – Илтөзәр Шәрәфиев.

Гомумкоманда беренчелегендә район Советы командасы җиңүгә иреште. Икенче урынны мәгариф идарәсе алды.Өченче урын “Нефтемаш” заводы командасына бирелде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100