news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда район башлыгы катнашында парламент дәресләре үткәрделәр

Марсель Шәйдуллинга Парламент дәресендә сораулар күп булды.

(Азнакай, 23 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резедә Шәрипова). Азнакай 8 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узды.Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды. Бу турыда район газетасы яза.

Укучылар илебез, республикабыз парламентарийларының тарихы, функцияләре һәм эшчәнлеге хакында белемнәрен ныгыттылар.

Марсель Шәйдуллин аларны җирле Советларның эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар аңа кызыклы сораулар да бирделәр: "Сез район башлыгы булырга теләгән идегезме?", "Пенсия яшен арттыруга мөнәсәбәтегез?", "Ничек район белән идарә итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табасыз?" һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot