Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда рәссам Тәлгать Җамалиевны искә алдылар
Рәссамның эшләре белән азнакайлылар ай дәвамында таныша алалар.
(Азнакай, 15 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның Төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Тәлгать Җамалиевның картиналары күргәзмәсе оештырылып, аны искә алу кичәсе үтте. Анда район җитәкчелеге, якын туганнары, дуслары, иҗатташлары, укучылар катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.
Тәлгать Җамалиев Урсай авылында туып үскән. Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан. Лениногорск сәнгать мәктәбен, аннан Санкт-Петербургның югары сәнгать училищесын тәмамлый, шунда яшәп иҗат итә. Кызганычка, аның гомере ике ел элек юл һәләкәтендә өзелә.
– Без күренекле шәхесләребезне онытырга тиеш түгел. Алар – туган ягыбызның гоурурлыгы, – дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында.
Кичәне рәссамның бертуган сеңлесе Әлфия Хафизова үзешчәннәрнең җыр-моңнары белән үреп, истәлекләре белән уртаклаша-уртаклаша алып барды:
– Без гаиләдә 6 бала үстек. Әти белән әни сәләтләребезне ачуда һәм үстерүдә ярдәм иттеләр. Һәрберебез үзе теләгән һөнәрне сайлады. Тәлгать абый мәктәпкә укырга кергәнче үк төсле карандашлар белән төрле сюжетлы рәсемнәр, пластилиннан, аннан үзле балчыктан сыннар ясый иде. Мәктәп елларында аның бу сәләте тагын да ачыла төште. Авылда «Фәрәгатьнең художник малае» дигән исеме таралды. Ә без аны Тәпки, ачу килгәндә Чүкеч дип йөри идек. Чүкеч кушаматы бәләкәй чагында егылса да еламаганга, каты башлы булганга тагылган иде. Тәлгать абый йомшак күңелле, шаян телле, гел елмаеп тора иде, – дип, үзләренең балачак иленә алып кайтты.
Тәлгатьнең иҗатка омтылышы шулкадәр көчле була, армиядән кайткач, барлык эшләрен җыеп, тәвәкәлләп төньяк башкалага чыгып китә.
– Йөрмә, улым, авыл баласын анда кем көтеп тора, – дип әнисенең үгетләүләре дә киртә була алмый. Сынауларның барысын да «5»леләргә биреп, Петербургның Мухина исемендәге югары сәнгать училищесын уңышлы тәмамлый һәм гомерлеккә шунда яшәп кала.
– Абый бик тә гади булды. Картиналарын күбрәк Нева елгасы буенда иҗат итте. Үтеп киткән кеше аның белән сөйләшә, заказ биреп китә иде, бигрәк тә чит ил туристлары, – диде сеңлесе Наилә Шәяхмәтова.
Иҗатташлары да аның эшләрен югары бәяли.
– Тәлгать – Рәсәй күләмендәге талант. Төсләр гармониясен шулкадәр көчле сизә. Аның аерым музеен ачып, республика күләмендә танытырга тулы нигез бар. Ул – бу җирнең җәүһәре, – диде курсташы, Урсай кияве, Татарстанның атказанган рәссамы Хәмзә Шәрипов.
Тәлгать Җамалиев 1978 елда ук Мәскәүдә Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Петербургның иң данлыклы залларында оештырыла. Күп кенә картиналары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә шәхси кулларда саклана.
– Тәлгать матди яктан иҗатны өстен күрде. Рәссам хатыны булу җиңел түгел, әмма мин аның туган ягында да танылу табуына шатланам һәм горурланам, – диде җәмәгате Гания Александровна кичәне һәм күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтен белдереп.
Рәссамның эшләре белән азнакайлылар ай дәвамында таныша алалар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз