news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда педагогик идеяләр фестивале узды

Экспертлар составына Директорлар советы әгъзалары, мәгариф идарәсе, район методик берләшмәләре җитәкчеләре, профсоюз лидерлары кергән иде.

Азнакайда педагогик идеяләр фестивале узды
aznakaevo-rt.ru/news/mәgarif/aznakayda-pedagogik-ideyalr-festivale-uzdy-foto

(Азнакай, 3 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай районында дүрт мәйданчыкта 19 педагог-җиңүче үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Азнакай 1нче урта мәктәбе базасында узган педагогик идеялар фестивале 2018 елда грант яулаган укытучыларны җыйды. 

Экспертлар составына Директорлар советы әгъзалары, мәгариф идарәсе, район методик берләшмәләре җитәкчеләре, профсоюз лидерлары кергән иде.

Фестивальдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри үсеш бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot