news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда “Пар канатлар” ялгызларны кавыштыра

Районда “Танышу кичәсе”, “Бирнә сандыгы”, “Әйдә, өйләнешәбез” кебек чаралар популярлык казанган.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ", “Маяк”, Лиза Нурлыева). “Ак калфак” республика хатын-кызлар берләшмәсенең Азнакайдагы оешмасы каршында эшләп килүче “Пар канатлар” клубы ялгызларны кавыштыру, таныштыруда төп “димче”. Клуб аларны әледән-әле кичәләргә чакырып тора, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru.

Чәй өстәле артында, җыр-бию, уен-көлке белән барган танышу ир-егетләр, туташ-ханымнарны әкренләп кенә бер-беренә якынайта, инде бер-бере күңеленә юл салган парлар да пәйда була башлады. 23 декабрьдә клуб Яңа ел кичәсе оештырачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot