news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда “Пар канатлар” клубы ачыла

“Әйдәгез, кавышыйк!” исемле чара үткәреләчәк

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Азнакай районында татар халкының милли-гореф гадәтләрен барлау һәм ныгыту өстендә “Ак калфак” һәм хатын кызлар советы оешмалары актив эшчәнлек башлады. Алар халкыбызның борынгыдан килгән димчелек йоласын кайтаруга да зур игътибар бирәләр. Әлеге матур йоланы саклау һәм үстерү нияте белән, 25 ноябрь көнне 17.35 сәгатьтә Азнакай шәһәренең ЗАГС бинасында “Пар канатлар” клубы ачыла. Шул ук көнне шәһәр һәм район мәдәнияте йортында 18.00 сәгатьтә “Әйдәгез, кавышыйк!” исемле чара үткәреләчәк, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot