Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда "Оста куллар" күргәзмәсе узды
Мондый бәйге-күргәзмәләр - яшьләр өчен ачык дәрес
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Яшьләр үзәгендә оештырылган “Әби-бабамның оста куллары” күргәзмәсендә һәр эшкә сокланмый мөмкин түгел иде.
– Без бу бәйгене Өлкәннәр айлыгы кысаларында оештырдык. Максатыбыз – туган ягыбызның тарихи кыйммәтләрен, милли мирасыбызны барлау иде, – ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.
Фотокүргәзмәгә исә 17 нче “Аккош” балалар бакчасы, Актүбәнең 3 нче, Азнакайның 8 нче, Сарлы мәктәпләре үз эшләрен алып килгән.
– Без борынгы традицияләребезне, йолаларыбызны белеп үсәргә тиеш. Мондый бәйге-күргәзмәләр яшьләр өчен ачык дәрес дип исәплим, – дип белдерә 8 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Энҗе Сабирҗанова “Маяк” басмасына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз