news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда нефть урлаучылар хөкем ителде

Аларның барысы да ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

(Азнакай, 27 апрель, "Татар-информ", "Маяк" Тансылу Саниева). Азнакайда нефть урлаучылар хөкем ителде. Карар 2019 елның 19 апрелендә көченә керде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Азнакайнефть” идарәсе объектларыннан нефть урлаучыларга хөкем карары чыгарылган.

Россия Федераль сак хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча бүлеге вәкилләре узган елның 15 еннән 16 май төнендә алып барылган тикшерү барышында нефть урлау белән шөгыльләнгән төркемне урында кулга ала.

Ул вакытта “Урал” машинасы цистернасында “Азнакайнефть” объектларыннан урланган нефть була. Актүбәдә әлеге төркем арендалаган базада бихисап күләмдә савытлар, ике җир асты сыешлыгы табыла. Аларда шулай ук нефть һәм химик реагентлар сакланган була.

2018 елның 16 маенда әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсенең 3 нче часте һәм 30 нчы маддәсенең 3 нче часте “б” пункты буенча (“Урлашу”) җинаять эше ачыла.

Агымдагы елның 8 апрелендә чыгарылган суд карары нигезендә, җинаятьчел төркемдә катнашучылар югарыда санап үтелгән маддәләр буенча гаепле дип табыла. Аларның барысы да ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100