news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда наркотик сатучы егетне хөкем иткәннәр

Суд карары нигезендә ул 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

(Азнакай, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек азнакайлыга карата дәүләт гаепләвен яклады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул зур күләмдә наркотик матдә сатуда гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, быелның февралендә ул үзенең танышына 30 грамм күләмдә наркотик матдә саткан.

Гаепләнүче үзенең гаебен танымый.

Суд карары нигезендә ул 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot