Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда нәсел-нәсәбе, тарихы белән кызыксынучылар җыелды
Бу кичәдә нәсел агачы – шаҗәрә төзү буенча район бәйгесенә старт бирелде.
(Азнакай, 31 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Безнең татар халкы гомер-гомергә хәтирәләргә хөрмәт белән караган, нәсел җепләрен саклаган, буыннан-буынга калдыра килгән. Җиде буын бабаңны бел, дигән әйтем дә тиктомалдан гына тумаган. Милләтебездә соңгы вакытта шәҗәрә төзүгә игътибарның артуы куанычлы хәл. Хәзер әби-бабаларның исеме телдә генә йөрми, зәвык белән эшләнгән картина рәвешендә түр башында ук урын ала. Районда да тамырларын өйрәнүчеләр, шәҗәрә агачын булдыручылар елдан-ел күбәя. Узган атнада ЗАГС бүлегендә нәсел-нәсәбе, тарихы белән кызыксынган азнакайлар җыелды.
–Нәрсә ул буыннар чылбыры? Туганлык җепләре каян килә? Аның кыйммәте нидә?” Бүгенге кичәбездә бу сорауларга җавапны күренекле галим, татар дөньясының якты йолдызы, тууының быел 200 еллыгы билгеләп үтелгән Шиһабетдин Мәрҗани үрнәгендә табарбыз, – дип очрашуны ачып җибәрде бүлекнең баш белгече Светлана Шакирова.
Буйдан-буйга диварны тутырып эленгән, өстәлләрдә урын алган шаҗәрәләрдән карашны алып булмый. Һәркайсы үзенчәлекле. Берәүләр аны киң ябалдашлы агач итеп ясаса, икенчеләр горур Чатыр Тау фонына исемлек итеп төшергән, өченчеләренеке – китапчык тупланмалары...
–Шаҗәрә ясау бик четерекле, күп эзләнүләр таләп иткән җаваплы эш, – диде 14 ел Ярмөхәммәт (Ермак) нәселен барлаган Мирфәяз Солтанов. –Нәселнең яңа тармаклары табыла тора, әле менә тагын икене өстисе бар... Нәсел агачының бер генә тамыры да, ботагы да барланмый калырга тиеш түгел, буыннар чылбыры өзелмәсен.
Ул архивлардан да эзләнергә чакырды, әмма монда төбәк тарихын белү кирәклеген ассызыклады. Әйтик, Бөгелмә өязе үзе генә дә 4 өлкә составында булып алган, төгәл фактлардан чыгып эзләнгәндә, вакытны юкка сарыф итмисең.
Азнакайлылар Мирфәяз Солтанов, Татшуганнан Рүзилә Шәйхулова, Әлкәйдән Гөлсирин Заһитова төзегән шаҗәрәләргә югары бәя бирелде.
–Соңгы елларда азнакайлылар катнашында тарихны барлау, борынгы йолаларыбызны яңарту юнәлешендә шактый эшләр башкарыла, – диде аларга район башлыгы бүләкләрен тапшырганда башкарма комитет җитәкче урынбасары Дамир Гыйләҗев. –Күп кенә авылларның тарихлары язылды, югалган авылларга багышлап китап чыгарылды, ә андыйларның саны 70 кә җитә. Бу авылларның унберенең зиратлары барланып, ихаталап алынды.
Ул күпләрнең нәсел шаҗәрәсен барлавын, алай гына түгел, тарихына битараф булмаганнарның бергә тупланып, авыл, үзләре хезмәт куйган оешма шаҗәрәләренә кадәр ясавын күңеле булып сөйләде. Сүз уңаеннан, Татшуган авылының, ЗАГС бүлегенең үзенеке дә бар алар.
– Хәзерге туганлык хисләре сүрелә барган, күрше белән күрше хәл белешми башлаган, кич утырулар беткән заманда, безгә мондый очрашуларга ешрак җыеласы, туганлык мөнәсәбәтләренә карашны тамырдан үзгәртәсе иде!.. – дигән теләген дә белдерде Дамир Рашат улы.
Район хатын-кызлары оешмасын, “Ак калфак”ны җитәкләгән Эльвира Галиева, Элфинур Хәйретдинова, округ депутаты Азат Вәлиев нәсел буыннарын барлауның җәмгыяви әһәмиятен ассызыклап, моңа алынган райондашларыбызга, шәһәребезнең шушы Мәрҗани урамы активистларына игътибар-хөрмәт күрсәттеләр. Биредә урнашкан район архивы җитәкчесе Венера Вәлиеваның урам тарихы, ТОС җитәкчесе Рәмилә Әхмәтованың, Азат хәзрәтнең туган нигезләрен, нәсел тамырларын саклап яшәгән урам кешеләре хакында чыгышлары ерак үткәннәрдә йөртте, бу төбәкнең ак әби-бабайларын танытты.
Бөек әдипләребезнең туганлык хисләрен чагылдырган шигьри юллары, шушы урамның җыр-моң осталары чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм анда катнашкан һәркемне тирәнтен уйландыргандыр. Шаҗәрә бәйрәменең Мәрҗани урамында үтүе икеләтә нигезле булды, чөнки монда бик күпләр кимендә җиде буын бабасын белә булып чыкты.
Бу кичәдә нәсел агачы – шаҗәрә төзү буенча район бәйгесенә старт бирелде. Иҗади эшләрегезне рәхим итеп алып килегез! Махсус комиссия аларны барлап, карап, нәтиҗә ясаганнан соң, 15 май– Гаилә бәйрәмендә бәйгегә йомгак ясалачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз