Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда һөнәрчеләр эшләнмәләре фестивалендә калайга чүкеп ясалган рәсемнәр да күрсәтелде
Оста куллы иҗатчылар Өлкәннәр айлыгында оештырылган әлеге чараның ешрак үткәрелүен тели.
(Азнакай, 17 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда Өлкәннәр айлыгы кысаларында сәләтләр фестивале үткәрелде, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.
Анда оста куллар күргәзмәсе дә оештырылды һәм күпчелек эшләр “Азнакайнефть” идарәсе ветераннарыныкы иде. Мәсәлән, Резеда Мөгътәсимова сәйләннән ясалган чәчәкләрен һәм үз куллары белән иҗат иткән башка әйберләрен алып килгән. Ул моннан 2 ел элек “Әбиемнең оста куллары” дигән район бәйгесендә беренче урын алган булган.
“Һөнәрем буенча тегүче мин. Сәйлән белән шөгыльләнүемә 5 ел була инде. Ясаган әйберләремне якыннарыма бүләк итәм, бик яратып, рәхмәт әйтеп кабул итәләр. Пенсиягә чыккач, үзеңә бер шөгыль табарга кирәк. Әле бәйләмнәрем дә күп, әмма аларны кызым энәдән төшү белән алып кия, күргәзмәгә алып килә алмадым”, – ди ул.
Альберт Гарипов нефтьчеләр исеменнән килсә дә, гомеренең күп өлешен балаларга хезмәт тәрбиясе биреп уздырган. Кулы белән алтын коя дип нәкъ менә аның кебекләр хакында әйтәләрдер. Агачтан уеп ясаган сандыклары, тартмалары, картиналары яныннан беркем дә битараф кына үтеп китә алмады. “Беренче урындыгымны алтынчы сыйныфта укыганда ясаган идем, – ди Альберт Гарипов. – Әти буралар бурый иде. Үзебезнең мунчаны күтәргәч, синең кулыңнан яхшырак килә дип, тәрәзәләрен ясарга миңа тапшырды. Агач эше четрекле, әмма мин аннан җаныма рәхәтлек алам. Остаханәдән йокларга уннар тулгач кына керәм”. Өендәге барлык җиһазларны да диярлек үзе ясаган. Азнакайда аның йорты бизәкле тәрәзә йөзлекләре белән әллә каян аерылып тора.
Күргәзмәгә Туйкә авыл җирлегеннән Рәфис ага Галиевның да шундый эшләре куелган иде. Авыру сәбәпле, ул үзе катнаша алмаган. Авторның талантына таң калырлык. Бөек язучыларыбызның агачка уеп, калайга чүкып ясалган портретлары гына ни тора!
Сәрия Хакованың чигелгән картиналары яныннан да тыныч кына узып китеп булмый. Ә менә Тымытыктан Әминә Ризванова әлегә безнең яклар өчен ятрак шөгыль үзләштергән: салкын фарфор, полимер балчык, фоамираннан чәчәкләр, бизәнү әйберләре ясый. “Моңа кадәр ыргакчык, энә белән бәйләдем, сәйләннән үрдем. Интернеттан күреп, менә яңа эшкә тотындым. Ирем дә хуплый, материалларны Казаннан алып кайтабыз”, – дип сөйли ул.
Гомумән, фестивальдә катнашучыларның һәрберсенең исемен зурлап телгә алырлык. Һәр эшкә кешеләрнең кул һәм җан җылысы салынган. Районыбыз, чыннан да, осталарга бай икән. Әле күпмесе ишетми яки ниндидер сәбәп белән катнаша алмый калгандыр. Асия Сәгъдиева белән Галина Матюшенко, мәсәлән, мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк дип саный. Күңелебезгә якты тәэсирләр алдык, бер-берең белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша торган бик матур кичә булды, диләр алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз