Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды
Мәктәп туклану комбинаты исә халыкны майлы ботка, кайнар чәй белән сыйлады.
(Азнакай, 20 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова).18 мартта Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз – кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте.
Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.
Эстрада йолдызлары – Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
– Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга ирешеп,шулай матур итеп яшәргә язсын, – ди Данир Сабиров.
Кар-буран дип тормаган, халык күмәкләшеп бәйрәм карарга килгән.
–Туйкәдә сайлау участогы ачылу белән үк тавыш биреп, концерт карарга килдем. Яшь чагым булса, үзем дә концерт куеп йөрер идем әле, – ди Чалтаймастан җор күңелле Тәслия апа Җиһаншина.
Мәктәп туклану комбинаты исә халыкны майлы ботка, кайнар чәй белән сыйлады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз