Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда нәфис гимнастика буенча россиякүләм ярышларда 400 спортчы катнашты
Ярышта катнашучыларның иң кечкенәсенә – 3, иң олысына 13 яшь иде.
(Азнакай, 2 март, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген Азнакайда нәфис гимнастика буенча район башлыгы призына Бөтенроссия ачык турнир узды. Әлеге ярышта Самара, Оренбург, Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән 400 гә якын гимнастчы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ярышта катнашучыларның иң кечкенәсенә – 3, иң олысына 13 яшь иде.
Азнакайдан дистәдән артык спортчы чыгыш ясый. Аларның барысы да тренер Виктория Булатова кул астында шөгыльләнүчеләр.
– Азнакайда нәфис гимнастика клубы ике ел эшли. Спортчылар арасында дөньякүләм танылу алган кызлар да бар.
Бүгенге турнирны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә аеруча рәхмәт, – диде «Виктория» спорт клубы директоры Виктория Булатова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз