news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда муниципалитет хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды

Узган атнада Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде.

 (Азнакай, 23 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган атнада Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан районыбызда да күптөрле чаралар оештырылды. Муниципалитет хезмәткәрләре көненә багышланган төп чара – бәйрәм тантанасы Балалар иҗат үзәгендә барды, дип яза район газетасы.

–Хезмәтебез авыр да, җаваплы да, чөнки кешеләр безгә ярдәмгә өметләнеп, проблемалары белән килә, ә инде аларны никадәр дәрәҗәдә хәл итә алуыбыз безнең җаваплылыкка, һөнәри осталыкка бәйле, – диде бәйрәмгә җыелган җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен тәбрикләү сүзендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Район Советы һәм башкарма комитеты, идарәләр, муниципаль учреждениеләр, депутатлар корпусы – һәммәбезнең кулга-кул тотынып эшләве нәтиҗәсендә район республикада иң яхшылар рәтендә бара, социаль-икътисад үсешнең төп күрсәткечләрендә матур гына уңышлар яулап килә.

Район башлыгы әле хәл итәсе проблемаларның да булуына, алда торган олы бурычларга тукталды. Ул бәйрәмнең олпат кунаклары – ветераннар куйган хезмәтне зур бәяләп, аларга изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Тантанада фидакарьләргә район башлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев халык мәнфәгатен кайгырткан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

–Сез башкарган эшне санап та, бернинди бизмән белән үлчәп тә булмый, – диде ул. –Чөнки ул бетә торган түгел. Авыл халкының һәр көн сулышы турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле.

Һәрбер чыгыш җыр-биюләр белән үрелеп барды. Хезмәткәрләр арасында да талантлар күп. Урманай биләмәсе башлыгы Айдар Закиров быел да коллегаларына моңлы җырларын бүләк итте.

Күчмә флаг узган елны иң яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләгән Югары Стәрле авыл биләмәсенә тапшырылды. Район башлыгыннан аны биләмә башлыгы Лилия Сабирҗанова кабул итеп алды. Узган ел флаг Татшуганда иде. Бүгенге тантанада чыгыш ясап, әлеге биләмә башлыгы Гөлсинә Мияссәрова шулай бер командага тупланып, проблемаларны уртак күреп, бергәләп хәл итүдә ярдәм итеп торган район җитәкчеләренә барлык авыл биләмәләре башлыклары исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шактый еллар Кәкре Елгада бу вазифаны башкарган Сарим Авзалов шул еллар хәтирәләре белән уртаклашты.

–Кибеткә кайткан 3 пар гәлүшне, 1 кап хәлвәне гадел итеп бүлергә кирәк булган катлаулы чорларны да күрдек, – диде ул хәзерге буын коллегаларына халык белән уртак тел табып яшәүдә сабырлыклар теләп.

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галееваның командасы район, республика гына түгел, илкүләм бәйгеләрдә катнашып, призлар яулап килә. Аның чыгышы да менә шушы бәйгеләр, дәүләт грантлары хакында барды.

Муниципалитет хезмәткәрләренең ветераннар оешмасын җитәкләгән Рәмилә Әхмәтова биләмә башлыклары ветераннарын да үз сафларына алулары хакында сөенечле хәбәр җиткерде.

–Бергәләп истәлекле урыннарга сәфәрләргә йөрик, мәдәни чараларда катнашыйк, – дип чордашларын тагын да активрак булырга чакырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100