Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда муниципаль бәйгедә хорлар көрәште
Гран-прига гимназиянең Диләрә Фәсиева җитәкчелегендәге «Вдохновение» коллективы лаек булды.
(Азнакай, 8 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Азнакай балалар иҗаты үзәгендә «Хорлар көрәше» муниципаль бәйгесе узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Ул икенче елын үткәрелә. Быел анда 14 мәктәп коллективы катнашты. Җырларда игелеклелек, мәрхәмәтлелек тематикасы күтәрелде.
Гран-прига гимназиянең Диләрә Фәсиева җитәкчелегендәге «Вдохновение» коллективы лаек булды.
Беренче урынны быел да 7 нче урта мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Казаки» хоры яулады.
Мондый бәйгеләр тагын да югарырак үрләргә этәргеч бирә. «Казаки» коллективы апрель аенда Казанда «Поющее братсво» республика фестивалендә катнашып, икенче дәрәҗә лауреат булган.
– Хорга 3-11 нче сыйныфта укучы 21 малай йөри. Узган ел Олег Газмановның «Два орла» дигән җырын алып, казаклар образы тудырган идек. Үзебезгә дә ошап китте. Бу җыр белән күп кенә район күләмендәге чараларда да чыгыш ясадык, – ди Резеда Гыйләҗева.
Пьедесталның башка баскычларына килгәндә, 8 нче мәктәпнең «Альтаир» хоры – икенче урынга чыкты. Өченче урынга 9 нчы мәктәпнең һәм Җиңү бистәсенең «Гармония» коллективлары ия булды.
Бәйгедә катнашкан башка коллективларга да төрле номинацияләр буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов сертификатлар тапшырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз