news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда мунчада чыккан янгын йортка күчкән

Янгын мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан.

(Азнакай, 14 май, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). 12 майда кичке якта Азнакай районы Мәнәвез авылында мунча яна. Аннары ут янәшәдәге торак йортка да күчә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Янгын мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә чыккан.

Бу арада көннәр кызу торганлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән аеруча сак булырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot