news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре ачык дәрестә дә катнаштылар

Рузалин Хәбибуллин җирлектә сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә үз эшләрен ачучыларга тудырылган шартлар белән танышты.

(Азнакай, 1 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе республика районнарында җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрә. Шундый очрашуларның берсе кичә Азнакай районында да үтте, дип яза район газетасы.

Республика монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рузалин Хәбибуллин район җитәкчеләре белән очрашты, азнакайлыларны кабул итеп, аларның монополиягә каршы хезмәт контролендә булган сорауларына җаваплар бирде.

Ул шулай ук җирлектә сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә үз эшләрен ачучыларга тудырылган шартлар белән танышты.

Районга эшлекле визит ясаган идарә белгечләре шәһәрнең 4 нче гомумбелем бирү мәктәбендә “Конкурентлыкны яклау” темасына үткәрелгән ачык дәрестә дә катнаштылар. Анда үзләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар, булачак эшмәкәрләргә үз эшеңне үстерү өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәк булуын аңлаттылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot