news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Мирас» бию коллективы егерме еллык юбилеен билгеләп узды

Ул коллективка алга таба да уңышлар теләп, район җитәкчелеге исеменнән иң җылы теләкләрен җиткерде һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырды.

(Азнакай, 17 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда балалар иҗат үзәгендә Ферүзә Кадырмаева җитәкчелегендәге «Мирас» бию коллективы үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлау чыгышында билгеләп узганча, гасыр киңлегендә бу чор – мизгел генә кебек, әмма йөздән артык бала белән эшләү, аларның сәләтен ачу өчен күпме белем, сабырлык һәм көч кирәк! Бу күзлектән караганда ике дистә – ике гасырга тиңдер. Ул коллективка алга таба да уңышлар теләп, район җитәкчелеге исеменнән иң җылы теләкләрен җиткерде һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырды.

«Мираска» нигез салган чорларны искә алып, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәдәният йортының элекке директоры Зөлхия Миңнеханова Ферүзә Кадимовнаның беренче көннән үк үзен бик тырыш, булган белгеч буларак танытуы хакында әйтте.

– Коллектив район күләмендә узган барлык чараларда катнашты. Ферүзә Кадырмаева балетмейстр буларак һәр бәйрәмнең прологын сәхнәләштерә һәм ансамбль бәйрәмнәрне ачып җибәрә иде. Коллектив елдан-ел ныгыды, үсте, төрле бәйгеләрдә призлы урыннарга, бүләкләргә лаек булды, – диде ул.

2011 елдан башлап «Мирас» хореография ансамбле Азнакай Балалар иҗат үзәгендә эшләп килә. Биредә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр төрле төркемнәрдә шөгыльләнә.

– Ферүзә Кадырмаева үз эшенә җанын-тәнен бирә торган кеше. Аның балалары актив, тәртипле, барысы да сәхнәгә чыгалар. Коллектив катнашында һәр бәйрәмебез бик матур һәм күңелле уза, – ди үзәк директоры Раушания Хәсәнова.

Зал әти-әниләр, әби-бабайлар белән тулы, алма төшәр урын юк. Шуннан чыгып кына да ансамбльдә никадәр бала шөгыльләнүен, җитәкченең абруен күзалларга була.
– Кызым түгәрәккә әле икенче елын гына йөри. Шпагатка утырырга, мостик ясарга өйрәндек. Биергә бик ярата. Сәхнә аларда матурлык хисләре белән бергә кыюлык та тәрбияли, – ди Гөлнара Юнысова.

Алай гына да түгел, Фирүзә Кадырмаева сәхнә аша бала белән әти-әниләрнең арасын да якынайта. Әнә, күпме бию бергә сәхнәләштерелгән!
Бәйрәм кичәсе котлаулар, педагогның эшчәнлеген яктырткан видеолар, слайдлар һәм, әлбәттә, берсеннән-берсе якты, кабатланмас, төрле милләт биюләре белән үрелеп барды. «Мирас» әнә шулай үз иҗаты аша халыклар мәдәниятын яшь буынга мирас итеп тә тапшыра, диелә район газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100