Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Минем яраткан шәһәрем” фотоконкурсында катнашучылар бүләкләнде
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шәһәренең 30 еллыгына багышланган чара узды.
(Азнакай, 24 март, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шәһәренең 30 еллыгына багышланган чара узды. Анда “Минем яраткан шәһәрем” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, дип яза район басмасы.
Кичәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбарасы Дамиир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина, Азнакай шәһәренең мактаулы гражданиннары Азат Харисов һәм Владимир Кротов чакырулы иде. Алар шәһәребезнең ничек үсүе хакында истәлекләре белән уртаклаштылар, 30 ел эчендә танымаслык булып үзгәрүен билгеләп үттеләр.
Кичәдә Рузилә Вәлиева һәм Сафуан Хәбиров башкаруында Азнакай турында җырлар яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз