Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда “Мин – ул син, син – ул мин” бәйгесе узачак
Игезәкләр фестиваль-конкурсында фотокүргәзмә дә оештырыла
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе “Игезәкләр-2016” фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә “Шифа” сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала.
Гаризалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында кыскача сөйләргә, иҗади сәләтләрегезне ачып салырга да туры киләчәк.
Фестиваль көнне “Мин – ул син, син – ул мин” дигән фотокүргәзмә дә оештырыла. Игезәкләр төсле фотосүрәтләрен 8 июльгә кадәр тапшыра алалар, ди ”Маяк” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз