news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда “Мичурин” колхозы рәисенә мемориаль такта ачылды

Заһир Баһаветдин улы Кашапов та иң хөрмәтле азнакайлыларның берсе.

 (Азнакай, 24 август, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакай районында данлыклы милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча планлы эш алып барыла. Бүгенге көндә уннан артык торак пунктта авыл хуҗалыгын үстерүдә зур өлеш керткән мөхтәрәм җитәкчеләр, колхоз рәисләренең исемнәре мәңгеләштерелде, дип яза җирле басма.

Озак еллар данлыклы “Мичурин” колхозын җитәкләгән Заһир Баһаветдин улы Кашапов та иң хөрмәтле азнакайлыларның берсе. Узган атнада Югары Стәрле авылының мәдәният йортында аның истәлегенә багышланган чара узды, мемориаль такта ачылды. Чарада район җитәкчеләре, Заһир аганың авылдашлары, хезмәттәшләре, тормыш иптәше Зифа апа һәм балалары катнашты.

Заһир ага шушы авыл туфрагында туып үсә. 1951 елга кадәр “Мелиорация” күмәк хуҗалыгында терлекче булып эшли. Армия хезмәтеннән соң туган авылы хуҗалыгында тракторчы хезмәтен башкара. 1966-1967 елларда “Мичурин” хуҗалыгына партком итеп билгеләнә. Аның оештыру сәләтен югары бәяләп, район җитәкчелеге аңа әлеге колхоз белән җитәкчелек итәргә тәкъдим ясый.

28 ел эшләү дәверендә авылда яңа йортлар калкып чыга, яңа мәктәп бинасы, терлекчелек биналары салына. Колхоз даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешә башлый, дәүләт планнарын уңышлы үтәп, икътисади яктан ныгыган хуҗалыкка әверелә. Республика күләмендә алдынгылар рәтенә баскан колхоз рәисе авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән өчен күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә.

Янәшәңдә ныклы терәгең булмаса, әлбәттә, мондый җаваплы вазифада зур уңышларга ирешеп булмас иде. Өйдәге эшләр күбесенчә Заһир абыйның тормыш иптәше җилкәсенә төшә. Минзифа апа үзе дә авыр хезмәт куйганнардан: тракторда җир сөрә, төзелештә катнаша. Бераз җайлырак вазифага – балалар бакчасында пешекче эшенә күчү бәхете лаеклы елга чыгарга берничә ел кала гына насыйп була. Заһир абый белән Зифа апа авылдашларына үрнәк булып 60 ел матур итеп гомер итәләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Зифа апа тормыш юлдашы рухына дога кылып, кызы Гөлчәчәк ханым кадер-хөрмәтендә яши. Улы Илшат һәм тагын бер кызы Роза ханым һәрдаим аның хәлен белешеп торалар, кунакка кайталар. Кашаповлар гаиләсе истәлек тактасын куюда ярдәм күрсәткән район һәм авыл җитәкчелегенә, аеруча якын дуслары, авылдашлары Фирдәвес Исламовка зур рәхмәтле.

Чарада катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин вакыйганың зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

– Халыкның киләчәге үзенең тарихын, күренекле шәхесләрен белүдән башлана. Үрнәк алырдай кешеләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, – диде ул.
Авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкченең игелекле эшләрен бүген дә онытмый. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, тармак аксакаллары һәм авылдашлары да Заһир ага белән иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар. Алар аны гади, ачык, ярдәмчел кеше дип атадылар, һәрнәрсәдә матурлыкны күрә белгән, халык белән һәрчак килешеп эшләгән җитәкче булды дип, мактап сөйләделәр.

Чара район һәм авыл үзешчәннәре, артистларның җыр-моңга бай чыгышлары белән үрелеп барды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100