Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда медицина-социаль экспертиза бюросы иҗтимагый советының күчмә утырышы узган
Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән “Түгәрәк өстәл"дә республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләшкәннәр.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Азнакай шәһәренең мәдәни үзәгендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды, дип яза "Маяк" газетасы.
Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә, нигездә, сүз республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын яклау, дәүләт кайгыртуының яңа чаралары, закондагы яңалыклар хакында барды.
Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җирлегебездә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормыш шартларын яхшырту, бу нәүбәттән оештырылган шәфкатьлелек марафоннары, алар катнашындагы чаралар хакында чыгыш ясады. Районыбызда бүгенге көндә 4 меңнән артык инвалид бар, аларның 294е – балалар. 117се – колясочниклар. Быел аларга ярдәм итү йөзеннән уздырылган хәйрия акцияләрендә 35 миллион сум акча җыелды.
17 меңнән артык азнакайлыга игелек ярдәме күрсәтелде. Инвалидлар декадасы барышында мондый акцияләр дәвам итә. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларны эш белән тәэмин итүнең отышлы юллары эзләнә һәм башка кайгыртучанлык гамәлләре турында әйтелде.
Республика медик-социаль экспертиза бюросы каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле категория гражданнар белән алып барылган эшчәнлекне яхшы бәяләп, Азнакайда төбәк медик-экспертиза филиалы ачылуның аларга тагын да уңайлы шартлар тудыруын, монда район җитәкчелеге инициативасының зур роль уйнавын ассызыкладылар.
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә инвалидларга ташламалар, бигрәк тә балаларны тернәкләндерү буенча соңгы вакытта хөкүмәт, министрлык кабул иткән карарлар, яңалыклар хакында сүз алып барылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз