news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда медицина шәһәрчеге булачак

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация бүгенге көндә киң колач алган шушы ремонт-яңарту эшләре барышы белән танышты.

(Азнакай, 1 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районы җитәкчелеге һәм республиканың сәламәтлек министрлыгы бу учреждениеләрне бер урынга туплап, биредә медицина шәһәрчеге булдыру карарына килгән иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация бүгенге көндә киң колач алган шушы ремонт-яңарту эшләре барышы белән танышты, дип яза район газетасы.

Элеккеге административ бинада зур җанлылык. Төзүчеләр бүлмәләрне яңарта, бүлә, тәрәзәләр алыштыра, ишекләр куя... Көзгә кадәр эшне бетерергә планлаштыралар. Өченче катка менеп-төшеп йөрү өчен лифт та булачак.

–Барсы да пациентлар өчен уңайлы булырга, иң беренче чиратта алар мәнфәгатеннән чыгып эшләнергә тиеш, – дип ассызыклады район башлыгы. – Бер үк вакытта медперсоналга тиешле, заманча шартлар тудыруны да күз уңыннан төшермибез. Икътисади яктан отышлы дип, җайлы якны гына карамаячакбыз, бөтенесе дә уртак фикергә киленеп башкарылачак, бары тик яхшы якка үзгәрешләргә генә өстенлек бирәчәкбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100