news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда медицина остазларын бүләкләделәр

Конференциядә азнакайлыларның ТАССРның 100 еллыгына югары дәрәҗәдә әзерләнүе үрнәк итеп куелды.

Азнакайда медицина остазларын бүләкләделәр
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 31 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда медицина тармагының иң абруйлы остазларын бүләкләделә һәм яшь белгечләргә сертификатлар тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә остазлыкны җәелдерүдә район үзәк сырхауханә тәҗрибәсен өйрәнү буенча республикакүләм күчмә конференция уздырды.

Район үзәк сырхауханәсенең чал тарихы һәм бүгенге көне чагылдырылган күптән түгел дөнья күргән “Әбүгалисинә варислары” китабын тәкъдим иткән фильм барысында да зур кызыксыну уятты. Һәр өлкәдә алдынгы булган азнакайлыларның ТАССРның 100 еллыгына әнә шулай югары дәрәҗәдә әзерләнүе үрнәк итеп куелды.

Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов чыгышында районның сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте һәм аның уңай нәтиҗәләре хакында сөйләде. Аннан соң фикер алышуда катнашучылар – башкала кунаклары азнакайлыларның бу юнәлештәге эшчәнлегенә югары бәя бирде, озак еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибә пилот проекты рәвешендә республикакүләм өйрәнүгә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100