Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда медицина өлкәсендә проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр
Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.
(Азнакай, 13 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бүген район үзәк сырхауханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышы узды. Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлектә ел дәвамында булган үзгәрешләр, проблемалар һәм аларны чишү юллары, алга бурычлар кую хакында җитди сөйләшү булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнаштылар.
Баш табиб Илдар Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясады. Баш табиб гомуми демографик хәлнең катлаулы булуын әйтте. Соңгы берничә елда демографик хәл торышы аеруча борчый. Владислав Виниченко да чыгышында районда балалар тууның сизелерлек кимүенә басым ясады.
Республика рейтингында беренче унлыкта булу өчен район үзәк сырхауханәсендә мөмкинлек-шартларның җитәрлек булуын әйтеп, күрсәткечләрне тагын да күтәрүдә бурычлар билгеләде. Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Шәйдуллин ясады.
Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз