Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Май чабу бәйрәме күңелле узды
Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
(Азнакай, 20 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда славяннарның борынгы йоласы – Май чабу (Масленица) узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Кышны озату, язны каршылау бәйрәме уеннарга, җырга, биюләргә бай булды. Чараның үзәгендә “Калинушка” ансамбле торды. Аларның озын чуклы аллы-гөлле шәлләреннән күзләр камашырлык иде. Мәйданга халык шактый җыелды. Олысы да, кечесе дә “Калинушка”га кушылып рәхәтләнеп биеде, кулга-кул тотынып, әйлән-бәйлән әйләнде. Алып баручылар бәйрәмне элек ничек үткәрүләре, аның йолалары белән дә таныштырдылар.
Бер кырыйда төтеннәрен чыгарып, самоварлар кайнады, табада чыж-чыж майлы коймаклар пеште. Шулай ук ярминкә оештырылган иде. Хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән итен, сөтен, балын сатып куандырдылар.
Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
– Җирлегебездә бәйрәмнәр бик күп уза. Аларда бөтен халык бергәләп күңел ача. Борынгы гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручы күпме фольклор ансамбльләре эшли. Алга таба да шулай тынычлыкта, килешеп, тату яшәргә язсын, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз