Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда малайларны очарга өйрәтәләр
"АзФлай" парапланеристлар клубына йөрүче малайлар "Чатыр тауда җыен" фестивале башланыр алдыннан Чатыр тау өстеннән очты.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Азнакай районының визит карточкасы булган Чатыр тау очар өчен бик уңайлы урын. “АзФлай” парапланеристлар клубына йөрүче малайлар “Чатыр тауда җыен” фестивале башланыр алдыннан кунакларга осталыкларын күрсәтеп, Чатыр тау өстендә парапланда очтылар. “Без җил кайдан исә – шуңа карап, аэродром мәйданчыгында да, башка тауларда да, шушы Чатыр тауда да очабыз”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә балаларның тренеры Данис Мусин.
Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале башланыр алдыннан “АзФлай” клубы малайларының очышын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да күзәтте.
Азнакай малайларын очарга Данис Мусин өйрәтә. Ул Азнакай районының Яшьләр эшләре буенча идарә белгече, хәрби-патриотик клубның башкарма директоры, “АзФлай” парапланеристлар клубы җитәкчесе.
“Очу – минем балачак хыялым, – ди ул. – Әле колхоз рәисе булып эшләгән чагымда кырларны эшкәртергә килгән вертолетка утырып очтым да, бик кызыктым. Алар миңа парапланда очарга тәкъдим итте., парапланны очу аппаратларының иң арзанлы һәм иң куркынычсыз төре, дип аңлаттылар. Кырык яшемне узгач, инструктор табып, очарга өйрәндем. Шундый матур спорт төрен үзебездә үстерәсем килеп, Азнакайда клуб ачтым, район хакимияте ярдәме белән парапланнар алдык. Хәзер балалар белән шөгыльләнәбез”.
“АзФлай” клубы 2011 елда оештырылган. Биредә балалар түләүсез шөгыльләнә. Данис Мусин параплан спортының бик кыйммәтле төр булуына басым ясый. “Хакимият тә, предприятиеләр дә булыша, үз акчамны да салдым. Ул акланмый, әмма бу мөһим түгел. Иң мөһиме – очу”, – ди ул.
Очарга өйрәнү өчен малайларга уртача ике ел тирәсе вакыт кирәк. Бу гәүдә авырлыгы белән бәйле. Таләп ителгән авырлык 40-60 килограмм.
Данис Мусин башта малайларны үзе клубка чакырып йөрүен әйтә. “Күп көч түгеп өйрәтәм дә, очып китәм дигәндә клубны ташлыйлар. Үзләре килсә генә – очалар”, – ди ул.
“Татарстанда парапланеристларның ике клубы бар – Баулыда һәм Азнакайда. Россиядә безнеке дәрәҗәсендәге клуб Можгада гына, – ди Данис Мусин. – Яз һәм көзен Азнакайда Татарстан Парапланеристлар чемпионаты үткәрәбез. Ә ярышларга бик йөри алмыйбыз, чөнки ул бик бик чыгымлы”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз